Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм вазыйфаи бурычларны үтәү мәсьәләләре буенча семинар булып узды.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре канализациясенең чистарту корылмаларыннан барлыкка килгән ләм кырларын рекультивацияләүгә иртәрәк керешәчәк. «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында чараларны финанслау турында 3381-ро санлы күрсәтмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан имзаланган, бу хакта Россия Табигать министрлыгы хәбәр итә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе тарафыннан Бөгелмә районының Карабаш сусаклагычы акваториясендә эшчәнлек алып баручы предприятиегә карата 50 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.
Буа балалар бакчасы абруйлы халыкара бүләк алган. Белем бирүдәге югары казанышлары, экология акцияләрендә һәм конкурсларында актив катнашуы өчен Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы «Яшел флаг» белән бүләкләнгән.
Министрлыкның территориаль идарәләрендә видеоконференцэлемтә режимында табигатьтән файдаланучылар өчен ачык чаралар узды.
Мамадыш шәһәренең 12 нче «Ләйсән» балалар бакчасында «Терек һәм терек булмаган табигать» темасына экологик дәрес үткәрелгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасының җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы эше кысаларында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән очрашуда катнашырга чакыра. Очрашу гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару өчен бирелгән җир кишәрлекләре категориясен үзгәртү мәсьәләләренә багышланачак.
Арчаның 1 нче мәктәбендә укучылар Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе экологлары янында кунакта булганнар. Балаларга туфрак, су, һава пробаларын алу һәм анализлауны ачык күрсәтү өчен, лаборатория буенча махсус экскурсия оештырылган. Укучыларга дәрестә алган белемнәр дә ярап куйган.
Бүген, 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Волонтёр көне алдыннан «Экология» илкүләм проекты («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты) кысаларында ярларны җыештыру буенча «Вода России» бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан 1 урынны яулады. Яр буе территорияләрен чистарту буенча масштаблы чараларда 276 мең татарстанлы катнашкан. 10 мең км яр буе линиясе чистартылган, 37,6 мең куб.м. чүп-чар җыелган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева «Вверх!» яшь лидерлар республика конкурсы финалисты Вероника Галиәкбәрова белән очрашты.