Минзәләдә 950 кв.м мәйданлы чүплек урыны бетерелгән

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә шәһәре территориясен тикшерү вакытында төзелеш-көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштыру урыны ачыкланган. Санкцияләнмәгән чүплек мәйданы 950 кв.м тәшкил иткән, күләме – 580 куб метр.

Минзәлә шәһәре Башкарма комитеты адресына Министрлыкның Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары әлеге хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә юллаган. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International