Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы республиканың белем бирү оешмалары укытучылары белән очрашты. Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин мөрәҗәгать итте. Чара спикерлары педагогларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, бүгенге көндә укытучылар шөгыльләнә торган экологик-агарту эшчәнлеге яшь буынның сәламәт культурасын формалаштыру өчен кирәкле белем базасы булуы турында билгеләп үттеләр. Очрашуда «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте педагоглары һәм активистлары тәҗрибә алмашты, экологик программаларны тормышка ашыру һәм экоагарту өлкәсендә үз нәтиҗәләрен тикшерде. Тәкъдимнәр дә яңгырады. Укытучылар педагоглар арасында мәгълүмат алмашу өчен бердәм канал һәм биология һәм экология буенча методик совет булдырырга тели. Очрашуда шулай ук мәктәпләр, һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм университетлар арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар.
Әлеге тәкъдимнәрнең барысы да ТР мәгариф оешмалары укытучылары белән «Чиста булачак» төбәк иҗтимагый оешмасы хезмәттәшлеген оештырганда исәпкә алыначак.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында экология буенча дәресләр республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Исегезгә төшерәбез, ул 2021 елның 28 сентябреннән 22 октябренә кадәр барды. Анда республиканың 15 шәһәр һәм районыннан 67 педагог катнашты.
«Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр» категориясендә җиңүчеләр:
1 урын:
- Зәкиева Гөлнар Кәбир кызы – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында «Салават күпере» 3 нче гомуми үстерү төрендәге Шәмәрдән балалар бакчасы;
- Зарипова Дамира Данир кызы – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Умырзая» Иләбәр балалар бакчасы;
2 урын:
- Корчагина Анастасия Сергеевна – Казан шәһәренең Киров районындагы катнаш төрдәге 128 нче балалар бакчасы;
3 урын:
- Шиликова Татьяна Юрьевна – Казан шәһәренең Киров районындагы 128 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы;
- Миңнуллина Гөлнара Илгиз кызы – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылы «Салават күпере» 3 нче гомуми үстерү төрендәге Шәмәрдән балалар бакчасы.
«Татарстан Республикасының башлангыч гомуми, төп гомуми яисә урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр» категориясендә:
1 урын:
- Вәгыйзова Зинфира Гафиятулла кызы – Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәренең К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей;
2 урын:
- Хәбибрахманова Гөлгенә Әнәс кызы – Казан шәһәренең Киров районындагы аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 135 нче урта гомумбелем мәктәбе;
- Мельникова Светлана Викторовна – Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомумбелем мәктәбе;
3 урын:
- Җиһаншина Гөлнара Әнәс кызы – Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Актүбә ш.т.п. 3 нче урта гомумбелем мәктәбе.
«Татарстан Республикасы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр» категориясендә:
1 урын:
- Шәрипов Римма Анатольевна – Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе;
2 урын:
- Әһлиуллина Алинә Зәки кызы – Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты, Балачак һәм үсмерлек йорты;
3 урын:
- Каледина Клара Александровна – Казан шәһәренең «Шәһәр балалар эколого-биология үзәге» өстәмә белем бирү МБУ:
- Кочурова Юлия Сергеевна һәм Савинова Ирина Алексеевна - Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Балалар эколого-биология үзәге” өстәмә белем бирү МБУ.
Конкурсны оештыручылар – «Россия Студентлар отряды» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә.