Экологлар санкцияләнмәгән рәвештә кар саклау очрагын ачыклаганнар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әмирхан урамындагы автобазар районы буенча карны санкцияләнмәгән рәвештә саклау урыны буенча гражданнар мөрәҗәгать итте. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары урынга чыкканнар. Табигатьне саклау законнарын бозу факты расланган, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 121.8 «Билгеләнмәгән урыннарда кар салу» статьясы кагыйдәләре бозылган.

Әлеге факт буенча җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен Росреестр идарәсенә гариза җибәреләчәк.

Җир кишәрлеге милекчесе билгеләнгәннән соң Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 ст. 1 өлеше буенча («Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу») административ чаралар күреләчәк. Әлеге хокук бозулар өчен вазыйфаи затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга карата 200-500 мең сум күләмендә штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International