Экологлар Тарн-Вар елгасының пычрануы буенча материалларны судка тапшырган

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районында бер предприятиенең чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләр агызу күләме артуын ачыклаганнар. Экологлар аңлатканча, предприятие су объектларыннан законлы нигезләрдә файдалана һәм квартал саен агызыла торган суларның сыйфаты турында хисап бирергә тиеш. III квартал өчен мәгълүматларда экологлар аммоний, сульфат, фосфат һәм нитрит күрсәткечләре буенча артып китүләрне ачыклаганнар.

Су объектларын саклау таләпләрен бозган өчен вазыйфаи затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше һәм  7.6 ст. буенча беркетмәләр төзелгән. Эш материаллары Нурлат район судына тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International