Иң яхшы «Мәктәп экопатруле»!

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

«Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясалды.  «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район» – җиңүчеләр бер генә дә, ике генә дә түгел, ә дистәләгән! «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы кысаларында калдыкларны иң күп рөхсәтсез урнаштыру урыннарын ачыклаган эколог ярдәмчеләре – бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстанның иң яхшы укучыларын бүләкләделәр. Биредә 2020 һәм 2021 елларда «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында Министрлык 2019/2020 уку елы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын киләсе елга күчерергә карар кылды.

Бүләкләү тантанасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты.

Сәламләү сүзе белән тантананы ачып, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашучыларга һәм җиңүчеләргә мөрәҗәгать итте. «Бүген барыгызны да бу залда күрергә шатмын. Экологиягә, әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез – бүгенге чараның призёрлары! Һәм сез җәмгыять өчен, илебез хакына бик зур, әһәмиятле эш башкарасыз. Яшьтәшләрегез, дусларыгыз һәм сыйныфташларыгыз өчен өлге булып торасыз. Һәр эшегездә уңышлар сезгә!». Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе аерым билгеләп үткәнчә, яшь булсалар да, әмма актив ярдәмчеләрнең мондый ярдәме белән дөнья яхшы якка үзгәрә һәм шәһәрләрдә, районнарда санкцияләнмәгән чүплекләр санының ел саен кими баруы моңа дәлил булып тора. Александр Шадриков шулай ук укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә дә уртак хезмәт һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Әйтергә кирәк, «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы Татарстан Республикасында менә инде 7 ел эшли. Бу вакыт эчендә укучылардан экологлар адресына чүплекләр турында 36 меңнән артык хәбәр килгән.

Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырылды.

Бүген 100 артык җиңүче призлар һәм бүләкләр алды. Бу ике елда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә, Сарман һәм Балтач районнары укучылары  иң активлары булды.

«Мәктәп экопатруле-2020» конкурсында җиңүчеләр:

«Иң актив укучы» (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар: Сафина Мәликә, Орлова Софья, Борһанов Ранэл.

«Иң актив укучы» (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар: Ашрапов Таһир, Сәлахетдинов Ринат, Галиева Сәмирә, Галиева Алия, Фролов Даниил, Гатауллина Карина.

«Иң актив укучы» (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 9-11 нче сыйныфлар: Шәйдуллина Камилә, Гыйбатуллин Тимур, Борһанова Элвина, Гайсин Илназ, Фатыйхова Ләйсән, Галиева Динә.

«Иң актив укучы» (авыл гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар: Хәбирова Лиана, Хәннанов Азамат, Крохин Макар, Мокъминов Камил, Лифантьева Вероника, Лежанкина Кристина.

«Иң актив укучы» (авыл гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар: Хәннанова Азалия, Хәбирова Сабина, Миңнегалиев Рәсүл, Крохина София, Турсен Евгений, Мөэминов Булат.

«Иң актив укучы» (авыл гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 9-11 нче сыйныфлар: Миңнегалиева Гөлгенә, Шеховцов Никита, Хәсәнова Камилә, Лаврентьева Валентина, Авсахов Булат, Мавлин Данис.

«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинациясендә Казан шәһәре җиңүче булды.

«Мәктәп экопатруле-2021» конкурсында җиңүчеләр:

«Иң актив укучы» (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар: Орлова Софья, Гибатуллина Азалия, Сәйфетдинова Әдилә.  

«Иң актив укучы» (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар: Сәлахетдинов Ринат, Фәйзрахманов Камил, Гыйлаҗева Айсылу, Галиуллина Әдилә, Ногманова Гөлия, Хәннанова Сәмирә.

«Иң актив укучы» (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 9-11 нче сыйныфлар: Ашрапов Таһир, Лагуткина Влада, Борһанова Элвина, Корбанова  Әдилә, Әхмәтҗанов Илназ, Гәрәева Алинә.

«Иң актив укучы» (авыл гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар: Крохин Макар, Мөэминов Камил, Хәннанов Азамат, Шәйдуллин Инзил.

«Иң актив укучы» (авыл гомуми белем бирү оешмалары) номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар: Хәннанова Азалия, Турсен Евгений, Крохина София, Макарова Вероника, Хәбирова Лиана, Луцков Глеб.

«Иң актив укучы» номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары) 9-11 нче сыйныфлар: Миңнегалиева Гөлгенә, Миңнегалиев Рәсүл, Имамова Әдилә, Хәбирова Сабина.

«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинациясендә Түбән Кама шәһәре җиңүче булды.

«Мәктәп экопатруле» республика конкурсында җиңүчеләрне билгеләү буенча эксперт комиссиясе утырышы беркетмәсе белән  https://eco.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-sredi-uchashchihsya.htm сылтамасы буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International