Буа халкы 450 килограммнан артык батарейканы утильләштерүгә озаткан

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсендә «Duracell белән батарейка тапшыр» табигатьне саклау акциясе узган. Буа районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре 450 килограммнан артык эшкәртелгән туклану элементларын җыеп, утильләштерүгә озатканнар. Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары һәм Буа шәһәренең «Теремок» гомумүстерү төрендәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аеруча активлык күрсәткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында экологик аңлылык дәрәҗәсен үстерү өчен, Экология министрлыгы белгечләре табигатькә сакчыл караш темасына танып белү дәресләре һәм мастер-класслар үткәрә, шул исәптән батарейкаларны дөрес утильләштермәүдән китерелгән зарар турында да сөйлиләр. 

Исегезгә төшерәбез, «Дюраселл Раша» ҖЧҖ компаниясе 2019 елдан Татарстанда батарейкаләр җыюның комплекслы инфраструктурасын оештыруга бәйле сынау проектын гамәлгә ашыра. Акциянең максаты – балаларны һәм өлкәннәрне кату коммуналь калдыкларны аерым җыю процессында, табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, шулай ук халыкның экологик грамоталылыгын тулаем арттыру.  Сынау проекты эшләгән вакытта Татарстанда гына да 73 тоннадан артык эшләнгән батарейка җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International