Татарстан укучылары «Экология – һәркемнең эше» премиясендә җиңүчеләр арасында

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы – «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшьләр премиясендә катнашуга укучылардан гаризалар саны буенча РФ топ-5 төбәге исемлегендә. Ярты ел эчендә Россиянең 86 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән катнашучылар 9,5 мең гариза җибәргәннәр, шулар арасында 280 эш – Татарстан Республикасыннан. Балалар социаль челтәрләргә (ВКонтакте, Instagram, Tik-Tok, YouTube) иҗади эшләр урнаштырганнар, анда алар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауның ничек мөһим булуы турында күрсәтеп сөйләгәннәр. 13 номинация буенча конкурс эшләрен жюри РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко рәислегендә бәяләгән.

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә багышланган иң кызыклы һәм креатив идеяләр өчен безнең Татарстаннан мәктәп укучылары җиңүче булганнар:

- «Минем экосемья – минем команда» номинациясендә 1 урынны ТР Сарман муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Җәлил урта мәктәбе укучысы Азалия Хәннанова алган. Ул «Орлёнок» бөтенроссия балалар үзәгенә юллама алган. 3 урында – Айсылу Вәлиева, 7 яшь (Мамадыш шәһәре).

- «Экорисунок» номинациясендә 1 урын – Жаклин Лотфуллина, 10 яшь (Казан шәһәре).

«Экошкола» номинациясендә 2 нче урынны Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Лешев-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе (директоры Дәүләтов Ринат Сирин улы) алган.

- «Планетаны бергәләп саклыйк: минем экоэтикет» номинациясендә махсус бүләкне Ислам Бариев алган, 9 яшь (Мөслим районы, Мөслим авылы)

- «Яшь экожурналист» номинациясендә махсус бүләкне Софья Горячева алган, 14 яшь (Әлмәт шәһәре).

Җиңүчеләр смартфоннар, планшетлар, ноутбуклар, интерактив такталар һәм эко-проектларны гамәлгә ашыруга акчалата сертификатлар алган. Җиңү яулаган конкурсантлар, шул исәптән команда номинацияләрендә дә, «Орлёнок» бөтенроссия балалар үзәгенә экологик сменага җибәреләчәк.

Финалга чыккан барлык эшләр Rutube мәйданчыгында  https://rutube.ru/channel/23630597/playlists/ урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International