ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәренең Идел буе районы Укытучылар урамы янында законсыз кар ташлау очрагы турында мөрәҗәгать килде.
Арчаның 50 укучысы табигатьне сакларга, яратырга һәм кадерен белергә вәгъдә бирде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арчаның 3нче номерлы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә яшь экологлар сафына кабул итте.
Кем ул эколог һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре җавап бирде.
Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре «С. А.Ларионов исемендәге 2 нче номерлы Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары өчен экология дәресе үткәрде.
Азнакай районының Сукаеш авылы янындагы карьер территориясендә 300 кв.м. күләмендә законсыз рәвештә ком чыгарылган. Урлау факты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 2020 елның апрелендә теркәлә.
«Кошларны саклагыз, кышын аларны ашатыгыз, җимлекләрен вакытында ясагыз һәм чистартыгыз!». Арча шәһәренең 4 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә шундый лозунг белән «Кошлар – безнең дусларыбыз!» дип аталган экологик бәйрәм узды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Матбугат конференциясен министр Александр Шадриков үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министры Александр Шадриков катнашында эре сәүдә челтәрләре һәм оешмалар вәкилләре белән очрашу булып узды, анда экологик агарту турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел йомгаклары буенча әйләнә-тирәлекне саклауга шактый зур өлеш керткән хезмәткәрләрне билгеләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.
Макулатура җыю буенча #БумБатл акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү кысаларында барлык Россия мәктәпләрендә дә узды. Чара «Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез автоном оешмасы инициативасы белән, Россиянең Табигать ресурслары министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Фән министрлыгы ярдәмендә икенче ел рәттән уза.