КФУның Чаллы институты студентларына эколог һөнәре турында сөйләделәр

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Кем ул эколог һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре җавап бирде. Укучылар табигатьне саклаучыларның эшчәнлеге турында мәгълүмат алды. Казан федераль университеты Чаллы институтының өченче курс студентларына экологлар лабораториягә экскурсия оештырды. Анда студентларга туфрак, су һәм атмосфера һавасы пробаларын анализлау өчен булган җайланмалар һәм әсбапларны күрсәттеләр, шулай ук лаборатор тикшеренү методларын үткәрү алгоритмын аңлаттылар. Моннан тыш, лекция кысаларында балаларга идарә эшчәнлеге, экологик күзәтчелек һәм табигать саклау законнарын бозуларга каршы көрәш алымнары турында җентекләп сөйләделәр. «Мондый төр очрашулар студентларның карьера үсешенә, шулай ук үсеп килүче буында экологик караш формалаштыруга ярдәм итә», – дип билгеләп узды Кама буе территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International