50 млн.литр суны экономияләгәннәр, 2,5 млн/кВт электр энергияне саклап калганнар

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Макулатура җыю буенча #БумБатл акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү кысаларында барлык Россия мәктәпләрендә дә узды. Чара «Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез автоном оешмасы инициативасы белән, Россиянең Табигать ресурслары министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Фән министрлыгы ярдәмендә икенче ел рәттән уза.  

«Ярышлар нәтиҗәсендә быел ике атна эчендә катнашучылар 2,5 мең тоннадан артык макулатура җыеп эшкәртүгә тапшырган. Бу узган елгы #Бумбатл акциясе барышында җыелган күрсәткечләрдән 4 тапкырга күбрәк. Әлеге күрсәткечләрне шартлы зурлыкларга күчерсәк, икенче бөтенроссия «Кәгазь батлы» чарасында катнашучылар 50 млн.литр суны янга калдырган, 2,5 млн/кВт электр энергиясен саклап кала алган, атмосферага 4000 тоннадан артык углекислый газ чыгарылуын киметкән, шулай ук 50 000 агач яки 500 га урманны кисүдән саклап калганнар, дигән сүз. 2,5 мең тоннага якын кәгазь чималы чүплекләрдә калмаячак, ә яңа товар итеп эшкәртеләчәк», – дип билгели #БумБатлны оештыручылар («Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез автоном оешмасы).

Татарстан Республикасы РФ төбәкләре арасында 11 нче урынны алган. Акциядә барлыгы 17 мең татарстанлы катнашкан. 

«Быелгы нәтиҗәләр, чыннан да, тәэсирләндерә. Гомумән алганда, акциядә катнашуга 4 300 гариза алынды. Ярыш бөтен илне яулап алды, нәтиҗәдә #Бумбатлда барлык төбәкләр дә катнашты диярлек. Тапшырылган макулатура саны буенча иң нәтиҗәлесе Брянск өлкәсе булган, анда 117 тонна кәгазь чималы эшкәртүгә җибәрелгән. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе, 99,5 тонна макулатура җыелган. Өчлекне 88 тонна туплаган Ханты-Манси АО яба», – дип билгеләп үтте РФ табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов.

Традиция буенча, #БумБатлның иң актив катнашучылары булып мәктәп укучылары кала: оештыручыларга кергән 2 338 гаризаның 1700е – мәктәпләрдән, 100е – югары уку йортлары һәм техникумнардан һәм 127се  компаниядән алынган. Калган 400 гариза – балалар бакчаларыннан, мәдәни үзәкләрдән һәм башка оешмалардан.

«Катнашучылар иҗади конкурста да актив катнашты. Акция шартлары буенча кулланучылар социаль челтәрләргә хэштеглар белән креатив постлар урнаштырырга һәм яраткан йолдызларын билгеләргә тиеш иде. БумБатлның төп призы - йолдыз амбассадорлар белән күрешү. Быел Кәгазь Көрәшенә Никита Нагорный, Евгения Медведева, Миша Марвин, Юлия Ковальчук, Стас Ярушин, Сати Казанова, Дмитрий Губерниев, Сергей Рязанский, «Фиксики» популяр мультгеройлары һәм «Сортировочная» проекты теләктәшлек белдерде, – дип хәбәр итә оештыручылар. Иҗади конкурста җиңүчеләр  https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ рәсми сайтында билгеләп үтеләчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International