Арчаның 50 укучысы табигатьне сакларга, яратырга һәм кадерен белергә вәгъдә бирде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арчаның 3нче номерлы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә яшь экологлар сафына кабул итте. Бәйрәм кунаклары өчен балалар җырлар һәм биюләрдән торган концерт оештырды, ә бераз соңрак экологлар белән бергә әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре турында фикер алышты, дискуссия алып барды һәм сораулар бирде. Әлеге тантанага 4 нче сыйныф укучылары беренче сыйныф укучылары өчен махсус рәвештә «Табигатьне саклагыз» дип исемләнгән экологик әкият әзерләде. Экология дәресе ахырында укучыларны табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашканнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырдылар. «Мондый чараларны без балаларны актив рәвештә табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү һәм үсеп килүче буынның әйләнә-тирәлеккә карата кызыксынуын арттыру максатыннан уздырабыз», – дип билгеләп узды Төньяк территориаль идарә белгечләре.