Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «ТАССР оешуның 100 еллыгы» медален тапшырды һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган геологына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Йөзләгән катнашучы, 18 җиңүче, 49 призёр һәм 1 абсолют җиңүче. Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Эколидер» республика конкурсына йомгак ясадылар. Муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар, гражданнар – ел нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Экология кемнәрдер өчен яшәү рәвешенә һәм тормыш кыйбласына әверелгән.
«Экокласс.рф» бөтенроссия порталы «Минем яшел мәктәп» экологик проектлар конкурсын башлап җибәргән. Чараның максаты – уку йортларында «яшел» практика кертүнең нәтиҗәле ысулларын табу һәм укучыларны экологик мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү.
Кама Тамагы бистәсе территориясендә уздырылган экологик мониторинг барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе ТИ инспекторлары калдыкларны законсыз урнаштыру урынын ачыклаган.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казан шәһәренең Гадел Кутуй урамында төзелеш чүп-чары өелгән урынга тап булганнар. Табигатьне саклау кагыйдәләре бозылу очрагы «Халык контроле» системасы ярдәмендә билгеле булган.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасы Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы вәкилләре белән очрашу булып узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Совет рәисе - «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУнең территориаль планлаштыру бүлеге башлыгы Владимир Кандалинцев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Иҗтимагый совет утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты.
Санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көненең эпидемиологик хәлнең тотрыклану чорына кадәр күчерелүе турында элегрәк кабул ителгән карар гамәлдә, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.