2021 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында нинди мөһим проектлар тормышка ашырылды һәм тагын нәрсә хәл итәргә кирәк? Бүген Александр Шадриков белән елга йомгак ясалды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Матбугат конференциясен министр Александр Шадриков үткәрде.

Журналистларны сәламләп, ведомство башлыгы аларга әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә актив катнашканнары һәм экология темасына объектив якын килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Теләсә кайсы ведомство һәм Министрлык эшчәнлеген объектив бәяләү нәкъ менә сездән тора. Быел экология темасына массакүләм мәгълүмат чараларында 4000 меңнән артык материал чыккан. Бу экология мәсьәләләренең инде күптән халык арасында беренче планга чыгуы турында сөйли», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. 

Йомгаклау очрашуында министр «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелгән төп чаралар турында сөйләде. «Быел Татарстан 4 федераль проектта катнашты. Аларны тормышка ашыру өчен 3 млрд 300 млн. сум бүлеп бирелгән иде, шул исәптән 2,5 млрд.сумнан артык акча – федераль бюджеттан. Быел «Чиста ил» федераль проекты буенча без Түбән Кама районының Прости авылы янында санкцияләнмәгән резинотехник эшләнмәләр чүплеген рекультивацияләү эшен төгәлләдек. Хәзер 240 меңгә якын кеше иркен сулап куйды. Шулай ук Минзәләдәге чүплек тә бетерелде.  Биредә 570 мең кеше тормышының яхшы якка үзгәрүен сизде», – дип сөйләде министр.

Александр Шадриков быел алгарыш белән башланган эшләрне аерым билгеләп үтте. Бу – Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырлары. Алар хәзер 100 гектардан артык мәйдан били. Объект үз проект куәтен арттырган инде. Быел рекультивация чарасы Россия Табигать министрлыгына «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Идел елгасына куркыныч тудыручы тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча федераль финанслашуга җибәрелгән булган. Инде быел ук территориядә эшләр башланган, тәмамлау вакыты – 2024 ел.

Самосырово полигонында да эшләр бара. Аны рекультивацияләүгә быел гына да Татарстанга федераль бюджеттан өстәмә 173 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Рекультивациядән соң 350 меңгә якын кеше үзенең тормыш сыйфатын яхшыртачак. Рекультивацияләүнең мөһим этабы булып актив дегазация системасын урнаштыру торачак, бу биогазны электр энергиясенә алу һәм эшкәртү мөмкинлеген бирәчәк. Шулай ук Казан шәһәренең БЧК реконструкцияләү буенча да чаралар башланган. Объект Иделнең төп 200 пычраткычы исемлегенә керә. Смета бәясе – 7 млрд. 142,7 млн.сум.

«Без нинди һава сулыйбыз, нинди су эчәбез – бу безнең киләчәк һәм киләчәк буын өчен бик мөһим. Халкыбызның сәламәтлеге нәкъ менә һава, су сыйфатына бәйле бит. Татарстанлыларны борчыган күп кенә мөһим темаларны без «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырабыз», – дип нәтиҗә ясады министр. Очрашу ахырында Александр Шадриков журналистлар аркылы барлык массакүләм мәгълүмат чараларына объектив материаллар һәм уйлап якын килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Яңа елда бары тик уңай яңалыклар гына теләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International