Чирмешән авылында экологик белем бирү дәресе үткәрелде

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре «С. А. Ларионов исемендәге 2 нче номерлы Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары өчен экология дәресе үткәрде. Дәрес барышында балаларга су, һава һәм җирнең пычрану чыганаклары турында сөйләделәр. Укучыларда табигатькә карата җаваплы караш формалаштыру өчен балаларга суны һәм электр энергиясен экономияләүнең берничә ысулын күрсәттеләр һәм чүпне аерып җыю кагыйдәләрен искә төшерделәр. Дәрес уен формасында узды. 

«Экологик белемнәр һәр кешегә табигатькә карата үз гамәлләреңнең нәтиҗәсен ачыклау һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны ничек киметү мөмкинлеген аңлау өчен кирәк», – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International