Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министры Александр Шадриков катнашында эре сәүдә челтәрләре һәм оешмалар вәкилләре белән очрашу булып узды, анда экологик агарту турында сөйләштеләр. Аерым алганда, «Мега Казан», «Леруа Мерлен», «Лента», «Верный» сәүдә үзәкләре, «Дюраселл Раша» ҖЧҖ, «Сбербанк» ГАҖ, «АК БАРС» Банк ГАҖ, ТРда РГҖ һәм «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча елга нәтиҗәләр ясадылар.
Очрашу барышында Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин Министрлыкның экологик агарту чаралары турында сөйләде. «Татарстан Республикасының «Вода России» бөтенроссия акциясендә җиңүе 2021 елның иң мөһим казанышларының берсе булды. Анда 276 меңнән артык татарстанлы катнашкан. 10 мең км яр буе линиясе чистартылды, 37,6 мең куб.м чүп-чар җыелды», – дип билгеләп үтте Вәлиуллин. Шулай ук ул ел башында «Мега Казан» сәүдә үзәге, «Леруа Мерлен» һәм «ИННОКАМ» ассоциациясе белән берлектә югары уку йортларының тулай торакларында калдыкларны аерым җыю буенча «Бүлү кагыйдәләре» дигән яңа конкурс оештырылуы, аның нәтиҗәләре буенча 1 тонна икенчел чимал сортировкалануы турында да әйтте. Дамир Вәлиуллин шулай ук «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте һәм «Рус география җәмгыяте» Татарстан бүлекчәсе аша партнерлар белән берлектә үткәрелә торган эшне дә билгеләп үтте.