ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Innostage ИТ-компаниясе эшләгән тармакның цифрлы трансформация моделе тәкъдим ителде.

Узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты. Болар – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыру өчен 3 млрд 300 млн сум акча тотылган, шул исәптән 2,5 миллиардтан артык акча федераль бюджеттан алынган.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Нәрсә ул һава һәм кеше тормышында кислород нинди роль уйный? «2 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары әлеге һәм башка сорауларга җавап тапты.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган чүплек урынын ачыклады.

Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы муниципаль берәмлекләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген тәкъдим итү буенча республика бәйгесе үткәрә.

Региональ дәрәҗәдә дәүләт экологик экспертизасын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтләрне алга таба тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, региональ дәрәҗәдәге дәүләт экологик экспертизасын үткәргәндә җәлеп итү өчен, штаттан тыш экспертларның база реестрын актуальләштерә.


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Нәрсә ул тыюлык, тыюлыклар ни өчен кирәк, Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология дәресе барышында бу һәм башка сорауларга җавап бирде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Базарлы Матак авылындагы Крайнов урамында уздырылган рейд барышында, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады.

«Күңелле ноталар» 66 номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, табышмаклар чишеп һәм уен формасындагы биремнәрне үтәп, кызыл китапка кертелгән фауна вәкилләре белән танышты.


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән темага экологик дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International