Азнакай районында яшәүче кеше табигатькә китергән зыяны өчен 185 мең сумнан артык акча түләячәк

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Азнакай районының Сукаеш авылы янындагы карьер территориясендә 300 кв.м. күләмендә законсыз рәвештә ком чыгарылган. Урлау факты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 2020 елның апрелендә теркәлә. Экологларның сүзләренә караганда, закон бозучының җир асты байлыкларыннан файдалануга тиешле лицензиясе булмаган, бу физик затны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора. Моннан тыш, ком чыгару нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян 185 мең сумнан артып киткән дип исәпләнә.

Хокук бозучы китергән зыянын ирекле рәвештә каплаудан баш тарта, шуның сәбәпле, Ык буе территориаль идарәсе ТР Азнакай шәһәр судына мөрәҗәгать итә. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелә.      

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International