Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ел йомгаклары буенча әйләнә-тирәлекне саклауга шактый зур өлеш керткән хезмәткәрләрне билгеләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.
2021 ел өчен «Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң яхшы дәүләт инспекторы» исеменә Кама яны территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Лилия Мирсәетова лаек булды, ул 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 2 дәрәҗә дипломны – Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Илназ Хәйретдинов, 3 дәрәҗә дипломны Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Диана Зәйдуллина алды.
Республиканың экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлеше өчен Министрлык каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Илдар Шәйхиевка «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелде.
Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертүе өчен Министрлыкның эшләр идарәчесе Алексей Сарафановка, шулай ук дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Алия Нигъмәтҗановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, табигатьтән рациональ файдалану, экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән зур өлеше өчен Кама яны территориаль идарәсенең экологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Шакирова ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
«Һәр хезмәткәребезнең хезмәте кадерле һәм, әлбәттә инде, һәр татарстанлының әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә керткән өлеше зур. Шундый бердәм эш нәтиҗәсендә быел без «Вода России» бөтенроссия акциясендә 85 РФ субъекты арасында 1 нче урынны алдык. Җиңү – безнең уртак нәтиҗә. Безнең Министрлыкның уңышы – экология файдасына үз өлешен керткән һәркемнең уңышы», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков һәм барлык хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде.