«Кошларга кышлавы авыр – кошларга ярдәм итәргә кирәк!» Районнардагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә экология чаралары үткәрелде

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

«Кошларны саклагыз, кышын аларны ашатыгыз, җимлекләрен вакытында ясагыз һәм чистартыгыз!». Арча шәһәренең 4 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә шундый лозунг астында «Кошлар – безнең дусларыбыз!» дип аталган экологик бәйрәм узды. Балалар үзләренең яшьтәшләренә кышлаучы кошлар турындагы кызыклы фактларны сөйләде, аларның чыгышлары презентацияләр белән үрелеп барды. Шулай итеп, укучылар кошларга елның салкын вакытында, җылы вакыттагыга караганда, ешрак һәм калориялерәк тукланырга кирәк икәнлеген җиткерде, ә менә кыш көне энергияләрен саклап калу өчен, канатлы дуслар азрак хәрәкәт итә икән.  Экология дәресе ахырында балалар мәктәп тирәсендә үз куллары белән ясалган җимлекләрне элде, анда кошлар өчен җим салды һәм аларны кайгыртырга вәгъдә бирде. 

«Мондый чаралар балаларда табигать һәм әйләнә-тирә дөнья белән аралашу ихтыяҗын үстерүгә, кече туганнарыбыз өчен җаваплылык хисләре тәрбияләүгә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Төньяк территориаль идарә белгечләре. Табигатьне саклау акцияләрендә иң актив катнашучыларга территориаль идарә хезмәткәрләре грамоталар тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Балтач районының Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә «Кошларның дуслары бар. Ул без - син һәм мин!» темасына экологик тәрбия сәгате узды. Балалар танып-белү әңгәмәсе, уеннар һәм табышмаклар аша кышкы чорда кошларны ничек кайгырту һәм аларга ничек ярдәм итү турында мәгълүмат белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International