Идел буе районында экологлар законсыз кар ташлау урынын ачыклады

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәренең Идел буе районы Укытучылар урамы янында законсыз кар ташлау очрагы турында мөрәҗәгать килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары Экологик күзәтчелекне тәэмин итүнең үзәк бүлеге белгечләре һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә күрсәтелгән адреска барды. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагы расланды. Кар өеменең гомуми мәйданы – 847 кв.м, күләме – 568 куб.м. тигез. Белгечләр куркынычлык классын билгеләү өчен пычранган кар пробаларын алды.

Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча тиешле чаралар күреләчәк. Пычраткыч матдәләрнең тиешле нормадан артык булу очрагы ачыкланса, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә административ материал төзү өчен Министрлыкка чакыру турында хәбәр җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International