ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Региональ дәрәҗәдә дәүләт экологик экспертизасын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтләрне алга таба тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, региональ дәрәҗәдәге дәүләт экологик экспертизасын үткәргәндә җәлеп итү өчен, штаттан тыш экспертларның база реестрын актуальләштерә.

Дәүләт экологик экспертизасы эксперты булып карала торган мәсьәлә буенча фәнни һәм (яки) гамәли белемгә ия һәм килешү нигезендә фән, техника, технологиянең туры килердәй юнәлешләре буенча дәүләт экологик экспертизасын үткәрүгә җәлеп ителгән белгеч тора ала:

- әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;

- әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү;

- атмосфера һавасын саклау;

- су объектларын рациональ куллану һәм саклау;

- җитештерү һәм куллану калдыклары, икенчел чимал;

- җирләрне куллану һәм саклау;

- җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану һәм саклау;

- аерым саклана торган табигый территорияләр һәм объектлар;

- яшел утыртмаларны саклау;

- урманнарны салау;

- хайваннар дөньясын саклау.

Эксперт комиссияләре эшендә катнашырга әзер булган белгечләргә, безнең ил һәм чит ил фән һәм техникасының алдынгы казанышларын исәпкә алып, дәүләт экологик экспертизасына тапшырыла торган материалларны һәрьяклап, объектив, тулы һәм комплекслы анализларга, аларның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актларына һәм норматив-техник документларына туры килүен билгеләргә, 2022 елның 24 гыйнварыннан да соңга калмыйча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына (420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75) яисә Hindiya.Galieva@tatar.ru электрон почтасына тәкъдим ителгән анкета буенча мәгълүмат җибәрергә кирәк (бланкны түбәндәге сылтама буенча  алырга мөмкин http://eco.tatarstan.ru/rus/anketa-dlya-zhelayushchih-stat-ekspertom.htm).

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International