Әлки районында мәйданы 300 кв.м булган кар ташланган урын ачыкланды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Базарлы Матак авылындагы Крайнов урамында уздырылган рейд барышында, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклады. Аның мәйданы – 300 кв.м., күләме 200 куб.м. тигез. Идарә белгечләре тарафыннан вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча «Җирлек һәм шәһәр округы территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» беркетмәсе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International