Үзәк территориаль идарә белгечләре Питрәч районы укучыларының күзаллавын киңәйтте

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Нәрсә ул һава һәм кеше тормышында кислород нинди роль уйный? «2 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары әлеге һәм башка сорауларга җавап тапты. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «Без нәрсә сулыйбыз?» дигән темага экология дәресе уздырды. Дәрес барышында балалар атмосфераның нәрсә икәнлеген, аның төзелеше һәм нинди үзлекләргә ия булуы турында белде. Инспекторлар һаваны пычратуның төп чыганаклары турында да сөйләде. Теоря уен формасында ныгытылды. Экологлар төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр әзерләгән иде. Инспекторлар билгеләп үткәнчә, республика мәктәпләре табигать саклау акцияләрендә һәрвакыт актив катнаша. Экологик мәгърифәт системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен «2 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укытучылары грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде, ә балаларга күрсәтмә әсбаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International