Бөгелмә шәһәр суды экологлар карарын хуплады

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы 5 мең кв.метрдан артык булган чүплек урынын ачыклады. 2021 елның сентябрендә Бөгелмә районында вертолетта очып әйләнгәндә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Төзелеш кирпече ватыклары, агач калдыклары һәм биналарны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән башка чүп-чар Бөгелмә шәһәренең Монтажная, Залаков һәм Путейская урамнарында табылган. Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты адресына калдыклар ташлауның санкцияләнмәгән урыннарын бетерү өчен чаралар күрү буенча мәгълүмат җибәрелгән. Моның өчен 2 ай вакыт бирелә. Әмма, хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелми. Әлеге факт буенча Бөгелмә шәһәре Башкарма комитеты юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.  Карау өчен эш материаллары ТР Бөгелмә шәһәр судына җибәрелә. Суд 100 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International