ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ведомство хезмәткәрләре өчен коррупцияне үз эченә алган хокук бозуларны булдырмау темасына лекция оештырылды. Коррупцияне кисәтүнең төп юнәлешләре, аңа каршы көрәшнең хокукый нигезләре һәм аны оештыру турында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Роберт Заһидуллин сөйләде.  

Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Югары Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тыюлыкларга онлайн-экскурсиягә барды. Ә аларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре ярдәм итте. Алар онлайн-экскурсия форматында балаларны Россия тыюлыкларының барлыкка килү тарихы, үсеш тарихы белән таныштырды һәм аерым саклана торган табигать территорияләре турында сөйләде.

Заманча технологияләр ни рәвешле экология белән бәйле һәм алар әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясый? Бу һәм башка сорауларга Минзәлә шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 5 нче сыйныф укучылары җавап бирде.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазифаларына бәйге игълан итә. Түбәндәге вазифалар тәкъдим ителә:


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бәйге чаралары инновацион, экологик технологияләр һәм әйләнә-тирәлекне саклау белән кызыксынучы талантлы яшь гражданнарны ачыклауга  һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры әйләнә-тирә мохитне мониторинглауның мөһимлеген ассызыклады. Нәкъ тә менә ул атмосфера һавасына һәм сулыкларның өске катлавына йогынтыны киметү буенча кирәкле чаралар турында карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу мәгълүмат һава торышы начар булган көннәрдә аеруча актуаль. 2021 нче елдагы 365 көннең 180е шундый иде.

«Профилактик чаралар нәтиҗәсендә, без хокук бозулар санының едан-ел кимүен күзәтәбез. 2021 елда ведомство 4078 беркетмә төзегән, китерелгән зыян һәм салынган штрафларның гомуми суммасы 84 млн.сумнан артык дип бәяләнә. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча хокук саклау органнарына 43 материал җибәрелгән, алар нигезендә 22 җинаять эше кузгатылган», - дип хәбәр итте министр.

«Бүгенге көндә республика территориясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару өчен гамәлдәге 315 лицензия бар. Ачыкланган бер еллык запасларының үсеше 300 млн.куб.м тәшкил итә. Кытлык юк. Иң амбицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен ресурслар җитәрлек! Узган ел җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлеген файдаланудан алынган керемнәр шактый, ягъни 137 миллион сумнан артык булды», - дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бу ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International