Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы муниципаль берәмлекләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген тәкъдим итү буенча республика бәйгесе үткәрә.
Конкурста катнашу өчен 16 гыйнварга кадәр Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ruэлектрон почтасына) инвестор өчен район яки шәһәрнең уникаль конкурент өстенлекләре турында презентация материалы җибәрергә кирәк. Роликка таләпләр сайтта тәкъдим ителә: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/2042599.htm
Бәйге нәтиҗәләре 20 гыйнварда Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгының йомгаклау коллегиясендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне эксперт комиссиясе билгеләячәк, бәйгенең төп бүләге – көнкүреш техникасы.