Саклап тотарга. Чаллыда экология дәресе узды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Күңелле ноталар» 66 номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, табышмаклар чишеп һәм уен формасындагы биремнәрне үтәп, кызыл китапка кертелгән фауна вәкилләре белән танышты. Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре «Хайваннарны саклагыз» дигән темага экология дәресе үткәрде Әңгәмә барышында экологлар балаларга әйләнә-тирәлекне саклау чаралары – табигый парклар, тыюлыклар һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклау буенча үзәкләр булдыру турында сөйләде. Шулай ук балаларга үзләренең экологик эзләрен ничек киметү мөмкинлекләрен дә аңлаттылар. Үз чиратында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик юнәлештәге шигырь һәм җырлар әзерләгән иде. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре мондый дәресләр балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыруга һәм әйләнә-тирәлеккә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән дип билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International