Азнакай гимназиясендә тыюлык дәресе узды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нәрсә ул тыюлык, тыюлыклар ни өчен кирәк, Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология дәресе барышында бу һәм башка сорауларга җавап бирде. Азнакай шәһәре гимназиясе укучылары Татарстан Республикасы тыюлыклары буенча виртуаль экскурсиядә булды. Балалар республиканың табигать-тыюлык фонды тарихы белән танышты, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы вәкилләре, аеруча саклана торган табигать территорияләренең роле һәм әһәмияте турында белде. «Әлеге территорияләр тере табигать ресурсларын саклауда һәм торгызуда мөһим роль уйный. Нәкъ менә алар планетабызның табигый биотөрлелеген саклауда иң нәтиҗәле механизм булып тора», – дип сөйләде укучыларга Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева. Теориядән соң балалар дәреснең практик өлешенә кереште – табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар чиште, тасвирламаларга туры килгән хайваннарны әйтте. Байбак – экологик чараның төп символы булды. «Хәзерге вакытта «Чатыр-Тау» табигый тыюлыгы территориясендә 7000нән артык байбак яши. Саклык чаралары нәтиҗәсендә, бу җәнлекләрнең саны артты», – дип билгеләп үтте территориаль идарә белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International