Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе кысаларында узган күргәзмәдә киләчәк технологияләрен тәкъдим иттеләр

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Innostage ИТ-компаниясе эшләгән тармакның цифрлы трансформация моделе тәкъдим ителде. Аерым алганда, Ситуация үзәге булдыру кысаларында эшләүчеләр экологик белешмәләр җыю технологияләрен эшләү өчен сынау проекты үткәрделәр һәм экология өлкәсендә берничә мәгълүмати-аналитик модель төзеделәр. Әйтик, һава торышын анализлау моделе Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының атмосфера һавасы пычрану контроленең автоматик станциясе системасыннан алынган мәгълүматлар нигезендә һава торышы һәм предприятиеләрдә теркәлгән пычрану чыганаклары турында мәгълүматны оператив рәвештә эшкәртергә мөмкинлек бирә. Аналитик модель күрсәткечләре ярдәмендә әлеге пычрану чыганакларын оператив рәвештә күзәтеп барырга һәм аларга җавап бирергә мөмкин.

Күргәзмә кысаларында шулай ук яңа проект – карбон полигонын булдыру проектының презентациясе дә узды. ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, узган ел ТР декарбонизацияләү буенча климат сәясәте һәм планы мәсьәләләренә караган эш төркеме булдырылды. Аның составына башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, югары уку йортлары, шулай ук республиканың эре предприятиеләре һәм оешма вәкилләре кертелде.

Республика табигый экосистемаларының секвестрацион инвестиция потенциалын төгәл билгеләү максатыннан, республика территориясендә Казан федераль университеты базасында карбон полигоны булдыру турында карар кабул ителде.

«2022 елга иң мөһим бурычлар – карбон полигонын файдалануга тапшыру һәм аның уңышлы эшләвен тәэмин итүче чараларны гамәлгә ашыру», - дип билгеләп үтте ТР экология һәм табигать ресурслары министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International