«Экология» илкүләм проекты кысаларындагы чаралар ярдәмендә 2 миллионнан артык татарстанлы яшәү шартларын яхшыртты. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2021 елга йомгак ясады

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты. Болар – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыру өчен 3 млрд 300 млн сум акча тотылган, шул исәптән 2,5 миллиардтан артык акча федераль бюджеттан алынган. «Проектны өч ел дәвамында гамәлгә ашыру барышында 5 млрд.сумнан артык дип исәпләнгән зыян булдырылмый калган. Табигатьне саклауга юнәлтелгән чараларны үткәрү нәтиҗәсендә 2 млн татарстанлының яшәү шартлары яхшыртылган», - дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясе кысаларында экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. Быел Татарстан «Россия территориясендә суларның тискәре йогынтысыннан саклау һәм гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү» дип аталган тагын бер федераль проектта катнашачак. «Экология» илкүләм проектының 5 федераль проектын гамәлгә ашыру өчен 2022 елда 5 млрд. 589 млн. сум акча бүлеп бирелгән.  

Ведомство җитәкчесе йомгаклау докладында узган ел «Экология» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылган чараларны санап үтте. Шулай итеп, «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 2 чүплек – Прости авылы һәм Минзәлә шәһәрендәге чүплекләр тулысынча рекультивацияләнде, Самосырово полигонында рекультивацияләү эшләре дәвам итә. «Полигонны рекультивацияләүнең мөһим этабы – актив дегазация системасын урнаштыру». Бу биогазны электр энергиясенә әйләндерергә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Әлеге эшләр 2021-2023 елларда гамәлгә ашырылырга тиеш.

Узган ел «Иделне савыктыру» федераль проектының «Экология» илкүләм проекты кысаларында Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре башланып китте. Алар Идел елгасының 200 төп пычраткычы исемлегенә керә. 2021 елда ләм кырларын рекультивацияләү чаралары вакытыннан алда башланды. Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырлары 100 гектарга якын мәйданны били. Аларны рекультивацияләү өчен геотурблау ысулы кулланылачак. «Бу – уникаль проект! Бу Россиядә беренче һәм хәзерге вакытта бердәнбер тәҗрибә. 4 ел дәвамында без төп бурычларны хәл итәчәк техник этапны тәмамларга тиеш. Моңа җыелган ләм утырмаларын сусызландыру, зыянсызландыру һәм зарарсызландыру керә», - дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе. 

Югарыда санап үтелгән эшләрдән тыш, быел Министрлык Кама Тамагында ярны ныгыту эшләрен башлый һәм 14 гидротехник корылма ремонтына керешәчәк. «Средволгаводхоз» федераль дәүләт учреждениесе актив рәвештә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыра Алар Займище бистәсе янында урнашкан Куйбышев сусаклагычындагы ермакларны чистартуга керешәчәк, Болгар шәһәре янында тирәнәйтү эшләрен дәвам итәчәкләр — суднолар йөрешенең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Шулай ук Чаллыдагы Мәләкәс елгасын чистарту буенча да эшләр башкарачаклар. «Бу уртак эш: сусаклагычны «Средволгаводхоз» чистартачак, ә алга таба, агым буенча югарырак өлешне без чистартачакбыз. Ул безнең киләчәккә куелган бурыч булып тора», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International