Саба районы укучылары урман ресурсларын саклау мәсьәләләрен өйрәнде

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән темага экологик дәрес үткәрде. Чараның төп максаты – укучыларның экологик белемнәрен арттыру, әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук укучыларның игътибарын урман ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү. Дәрестә табигатьнең пычрану сәбәпләре, чыганаклары һәм нәтиҗәләре каралды. Балалар фикер алышуларда актив катнашты, сораулар бирде һәм табигый байлыкларны саклау вариантларын тәкъдим итте. Алынган мәгълүматны ныгыту максатыннан укучылар уен рәвешендәге биремнәрне үтәде. Моннан тыш, укучылар өчен агачка бизәк төшерү буенча мастер-класс оештырылды. Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр, ә педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International