Табигатьне саклау ведомствосы вәкилләре Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүген Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров һәм экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский «Экология» илкүләм проектына кергән объектларда булды. Хәзерге вакытта Самосырово полигонында «Чиста ил» федераль проекты буенча җирләрне рекультивацияләү эшләре дәвам итә. Подрядчы оешма - «Ядран-строй» ҖЧҖ. Эшләр узган ел башланып китә  һәм этаплап башкарыла. «Хәзерге вакытта техника сөзәк урын ясауны һәм грунт өемнәрен формалаштыруны төгәлләп килә. Киләсе этап – биологик этап, хәзерге вакытта  бу этапка без әзерләнәбез генә әле», - дип сөйләде подрядчы оешма вәкиле. Барысы да график буенча бара, артта калулар күзәтелми. Актив дегазация системасын урнаштыру рекультивацияләүнең мөһим этабы булып торачак. Бу биологик газны электр энергиясенә әйләндерергә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Полигонны рекультивацияләгәннән соң, Казандагы һәр өченче кешенең тормыш сыйфаты яхшырачак. Чараларның смета бәясе - 890 млн. сум. План буенча полигонны рекультивацияләү 2023 ел ахырында тәмамланырга тиеш. Шулай ук Егор Тарнавский һәм Денис Александров Казандагы биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эше барышы белән дә танышты. Алар 2021 елдан алып «Экология» илкүләм проектының «Идел елгасына куркыныч тудыручы экологик зыян салучы объектларны бетерү (рекультивацияләү)» юнәлешендә «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында эш итә. Быел монда фильтрациягә каршы пәрдә булдырылачак, саклау экранын төзүгә керешәчәкләр һәм рекультивацияләүнең техник этабына күчәчәкләр.  Чара 2021-2024 елларда гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Эшләр тәмамланганнан соң, Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты яхшырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International