«Без барысын халык өчен эшлибез!»

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, пресс-тур кысаларында, Кама Тамагындагы ярларны ныгыту турында сөйләде. Биредә эшләр яз көне Россия Федерациясенең «Табигать ресурсларын торгызу һәм куллану» дип аталган дәүләт программасы кысаларында башланачак. Эшләрне башкару өчен 222 млн. сумга якын акча кирәк булчак дип фаразлана. Финанслау федераль һәм республика бюджеты аша башкарыла. Экология һәм табигать ресурслары министры билгеләп үткәнчә, ярларны ныгыту 400 кешене, 50 гә якын торак йортны, хуҗалык корылмаларын һәм инженерлык инфраструктурасын су басудан саклап калачак. «Без башкарган эшләрнең барысы да халык өчен», - дип ассызыклады Александр Шадриков. Кама Тамагы бистәсе янындагы Куйбышев сусаклагычы яры су ташу вакытында кайбер елларда 5-6 метрга кадәр юыла. Су басудан килгән зыян 300 млн. сумга якын дип бәяләнә. Алга таба ярның җимерелүен булдырмас өчен, шулай ук җирле халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклау өчен, ярны 580 метр озынлыкта ныгытачаклар, беркетмәнең уртача биеклеге – алты метр булачак. «Эшләр апрель аенда, кар киткәннән соң башланачак. Икенче этапта паркларны һәм скверларны үстерүгә юнәлтелгән республика программасы ярдәмендә Кама Тамагы халкы өчен матур ял итү зонасын булдыру планлаштырыла», - дип хәбәр итте министр журналистларга. Шулай ук интервьюда ул билгеләп үткәнчә, бу программа буенча, Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, мондый мәсьәлә Түбән Кама районында (Кызыл Чишмә), шулай ук Лаеш районының Имәнкискә авылында хәл ителгән. Александр Шадриков ярларны җимерү проблемасының башка районнар, мәсәлән, Тукай районы өчен дә актуаль булуын искәртә. Кама елгасының ярлары Тарловка һәм Белоус торак пунктлары янында ныгытылыр дип көтелә. Бу объектлар 2023-2025 елларга исәпләнгән дәүләт программасына кертелгән. «Федераль дәүләт программалары безгә Идел һәм Кама елгалары белән бәйле четрекле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә» - диде Александр Шадриков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International