Кичә Түбән Камада дөньягы глобаль тенденцияләр турында фикер алыштылар. Эшче төркем утырышы кысаларында, экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева парник газларын чыгаруны яисә углерод нейтральлеген чикләү турында сөйләде. Хәзерге вакытта климат кризисы, артыгын җитештерү, калдыклар мәсьәләсен тотрыклы үстерү өчен инвестицияләргә кирәк, бу бигрәк тә эшкуарлык өлкәсендә мөһим, - диде спикер. Ул билгеләп узганча, Татарстан экология юнәлешендәге төбәкләрдән санала һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында әйләнә-тирә мохитне һәм энергия ресурсларын саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә климат сәясәте һәм декарбонизация планнары мәсьәләсе буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Хәзерге вакытта Татарстанның Углерод нейтральлеге программасы әзерләнә. Бу парник газларының чыгарылу дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән тулы бер социаль-икътисади чаралар җыелмасы булып тора. «Водород энергетикасын үстерү мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Шунысын да әйтеп үтик, бүген Казан федераль университетында да, Казан химия-технология университетында да «Татнефть» ААҖнең индустрия партнерлары белән берлектә берничә фәнни-тикшеренү эше башкарыла. Шулай ук «КАМАЗ» ААҖдә әзерләнгән материаллар бар», - дип сөйләде Ольга Манидичева. Тагын бер юнәлеш – гамәлдәге энергия комплексын камилләштерү. Республикада декарбонизация мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән «Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дип аталган программа бар, шул исәптән, җил белән эшли торган электр станцияләрен төзү, объектларны кояш панельләре белән тәэмин юнәлешендәге проектлар да көтелә.
Шулай ук Татарстанда 2020-2024 еллар өчен һәм 2034 елга кадәр перспективага нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы кабул ителде. Алда торган «Генераль җыештыру» Федераль проекты кысаларында «Җир асты байлыкларының бүленмәгән фонды территориясендә ликвидацияләнгән тирән скважиналарның торышына мониторинг ясау» дип аталган аерым юнәлеш булдыру планлаштырыла. «Республика әлеге проект кысаларында бу юнәлеш буенча актив катнаша ала дип уйлыйбыз», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Углерод нейтральлеге буенча тагын бер мөһим юнәлеш - газ-мотор ягулыгын алга таба үстерү, электр транспортына күчү, заряд җыю җайланмалары инфраструктурасын булдыру. Боларның барысы да инде эшләнә башлаган. Татарстан Республикасы территориясендә парник газларының йотылуын арттыру һәм секвестрация мөмкинлекләрен өйрәнү мөһим. Бу максатлардан чыгып, Татарстанда Казан федераль университеты базасында карбон полигоны булдырыла. Бу 2030 елга CO2нең баланс күрсәткечен 40% ка киметү, ә 2050 елга төбәкне тулы углерод нейтральлегенә чыгаруны максат итеп кую белән бәйле.
Чыгыш ахырында Ольга Манидичева Түбән Каманың сәнәгать өлкәсе белән бәйле предприятиеләрен Углерод нейтральлеге программасын булдыру буенча республика инициативаларын тормышка ашыруда актив кушылырга чакырды.
Белешмә өчен: Углерод нейтральлеге - углекислоталы газ чыгарылуның нейтраль торышы. Моңа углекислоталы газ чыгаруны тигезлек халәтенә китереп, аның йотылуын тәэмин итү һәм бетерү аша ирешергә мөмкин.