Татарстан укытучыларына «Беззнең белән бергә аер!» дип аталган экология дәресләре сериясен үткәрү өчен методик әсбапларның тулы комплектын алу мөмкинлеге бар. Дәресләр калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртүгә багышланган. Әлеге төргә караган һәр экология дәресен экология өлкәсендәге профессиональ педагоглар һәм белгечләр оештыра. Уен форматындагы дәресләр балаларга су һәм энергия саклау, калдыкларны аерып җыю һ.б. өлкәләрендәге табигатьне кайгырту күнекмәләрен сеңдерә. Барлык материаллар да бушлай тәкъдим ителә, алар өч яшь категориясе өчен җайлаштырылган һәм әлеге материаллар ярдәмендә дәресләрне сыйныфта да, дистанцион форматта да үткәрергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны «Экокласс.рф» бөтенроссия порталында табарга мөмкин.