Экологлар Казанда чираттагы законсыз кар ташлау урынын ачыклый

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәренең Идел буе районы Көньяк сәнәгать урамы янында законсыз кар ташлау очрагы турында мөрәҗәгать килә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Министрлыкның Экология күзәтчелеген тәэмин итүнең үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адреска бара. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу факты раслана. Кар өеменең гомуми мәйданы – 1100 кв.м., күләме 723 куб.м. җитә. Белгечләр кар пробалары ала. Биологик тест нәтиҗәләре буенча, карның 5 классы куркынычлыкка ия булуы ачыклана. Анализларда хлорид, сульфат һәм нефть продуктларының да артык булуы күренә.

Казан шәһәренең Вахитов районы администрациясенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзелә. Әлеге статья буенча 100 меңнән алып 250 мең сумга кадәр штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International