Экологлар Зәйдә рөхсәтсез кар ташлау урынына тап булганнар

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгате буенча, Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Казан урамы, 10 йорт адресы буенча урынга чыга. Рөхсәтсез кар ташлау факты раслана. Кар ташланган территориянең мәйданы шактый зур - 300 кв.м., күләме 80 куб.м. җитә.

Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен, юридик затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә. Материал Зәй муниципаль районының административ комиссиясенә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International