Экология – төсләрдә!

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәре бәйгесе башланды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Бәйгедә катнашучыларга түбәндәге темаларга рәсемнәр тәкъдим итәргә мөмкин: «Аерым саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экология мохите», «Планетаның киләчәге».  Бәйгедә катнашу өчен иҗади иллюстрацияләрне 31 мартка кадәр Министрлыкның территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район этабын узган эшләр 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр узачак республика этабына чыгарыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Бәйге нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-risunkov-posvyashchenniy-30-letiyu.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International