Бүген Түбән Камада экология куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җитәкчелегендә Түбән Кама индустрия тармагын үстергәндә, экология куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы булып узды. Чарада Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, шулай ук эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Берничә мәсьәлә, шул исәптән «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «ТАИФ НК» АҖ табигатьне саклау чаралары, экология куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында коммуналь инфраструктураны үстерү, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар, «Татарстан Республикасының углерод нейтральлеге» программасын эшләү һәм Түбән Камада лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге вәкиллеген төзү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Утырышны ачканнан соң, Александр Шадриков, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан Түбән Кама районының экология куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын ассызыклады. Әлеге районда Татарстанда беренчеләрдән булып 2008 елда ук атмосфера һавасы пычрануның автомат контроль станцияләре урнаштырыла һәм күчмә экология лабораториясе эшли башлый. Хәзер мондагы һава атмосфера һавасы пычрануның 5 автомат контроль станциясе һәм 1 сәнәгать-сынау лабораториясендә 41 параметр буенча анализлана, ә лабораториядә 59 пычраткыч матдәне анализларга мөмкин. Шулай ук Түбән Кама территориясендә лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәгенең стационар лабораториясе дә булдырыла. Узган ел республика булган җиһазларны яңарту өчен 36 млн. сумнан артык акча бүлеп биргән. Шулай ук 2021 елда Министрлык белән «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ арасында автомат постлардан алынган мәгълүматны үзара алмашу турында килешү төзелә. Предприятие постларыннан өстәмә мәгълүмат алуны исәпкә алып, күзәтүләр зонасы киңәйтелә һәм табигатьне саклау чараларының тизлеге арта.
Атмосфера һавасының торышын сыйфатлы итеп анализлау һәм тиз вакыт аралыгында җавап бирү өчен Министрлык әйләнә-тирә мохитне мониторинглауның экология системасы һәм «Татарстан Республикасының экология картасы» геомәгълүмати системасы программа комплексын куллана. Тайпылышлар күзәтелсә, кызыксынган хакимият органнарына, шулай ук предприятиеләргә тиешле карарлар кабул итү өчен хәбәрләр килә. Экология һәм табигать ресурслары министры билгеләп үткәнчә, Ведомствоара эш төркеменең (2006 елдан башлап) эшләү дәверендә Түбән Кама предприятиеләрендә зарарлы матдәләрнең гомуми күләме елына 27 мең тоннага кадәр кимегән. Александр Шадриков әйтеп узганча, предприятиеләрнең дә, дәүләт органнарының да уртак эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече – халыктан килгән шикаятьләрнең кимүе. Ул моңа мисал китерде. 2018 елда атмосфера һавасының сыйфатына бәйле 583 мөрәҗәгать кабул ителгән булса, 2021 елда алар 149 булган, ягъни 4 тапкыр диярлек кимегән. Шунысы мөһим: предприятиеләр зарарлы матдәләрне атмосфера һавасына чыгаруны киметү буенча эшне дәвам итә. Эшче төркем утырышы кысаларында, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ һәм «ТАИФ НК» АҖ вәкилләре, үз тәҗрибәләреннән чыгып, табигатьне саклау чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ экология программаларына 13 млрд.сум акча тоткан, шуның аркасында атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр 2 тапкырга диярлек кимегән. «ТАНЕКО» АҖ техник яктан җиһазландыру һәм модернизацияләү дәвам итә, ә «ТАИФ-НК» АҖ атмосфера һавасы пычрануга автомат контроль постларын урнаштырырга ниятли.