Экологлар Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде

2022 елның 5 марты, шимбә

Яшь экологларга эшне ничек дөрес итеп оештырырга? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан милли тикшеренү технология университетының 1-4 курс студентларына шул хакта сөйләде. Очрашуны Казан милли тикшеренү технология университетының «Инженерлык экологиясе» кафедрасы мөдире Илдар Шәйхиев оештырды. Студентларга идарә итү эшчәнлеге, функцияләре һәм бурычлары турында сөйләделәр. Табигатьне саклау законнарын бозучыларны ачыклау өчен экологлар куллана торган заманча алымнарга һәм техник чараларга аерым тукталдылар. Шулай ук булачак белгечләргә җир асты байлыкларыннан файдалану, калдыклар белән эш итү, су объектларын һәм атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге күзәтчелек турында сөйләделәр. Студентларга эшкә урнашу үзенчәлекләре һәм шартлары, шулай ук җәмәгать инспекторларының эше турында да әйтеп үттеләр. Очрашу ахырында экологлар сорауларга җавап бирде һәм балаларны Үзәк территориаль идарәдә практика узарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International