Экологлар Чистай шәһәрендә кар массасы өемнәренә тап була

2022 елның 1 марты, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Чистай шәһәрендә рейд ясаганда, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклый. Хокук бозу «Татнефть» ААҖнең 416 нчы автомобиль заправкасы станциясе янында Энгельс урамында ачыклана. Кар массаларын яткан урынның гомуми мәйданы – 100 кв.м., күләме  50 куб.м. тигез.

Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен, вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә. Материал карап тикшерү өчен Чистай муниципаль районының административ комиссиясенә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International