ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында Чаллы предприятиесендә берничә хокук бозу фактын ачыклый.

Әлмәт районының «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» МБУ Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре һәм Әлмәт уку йортларының волонтер активистлары белән очрашу оештырды.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Республикасының теләгән һәр кешесе «Җир Сәгате» дип аталган экология акциясенә кушылды. Татарстанда акция барышында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы», Казан Ратушасы, Мэрия, министрлык һәм ведомство биналарының, шулай ук театр, дәүләт учреждениеләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләренең яктырткыч җайланмалары сүндерелде.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Судан файдалану кагыйдәләрен бозу Үләмә елгасына пычранган агынты сулар агызуга сәбәпче була. Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары балык хуҗалыгы билгеләнешендәге сулыкта рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артып китүен терки.

Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Күлле-ким төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучыларына табигать һәм экологияне саклау турында сөйләде.


27
март, 2022 ел
якшәмбе

Бүген иртәнге сәгать 9да Министрлыкның Кама Аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районының Көньяк трассасында һәлакәт булуы турында хәбәр килде. 


25
март, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Дмитрий Тетенькин катнашында киңәшмә булып узды.

Бүген Нурлат шәһәренең 3 номерлы мәктәбендә Интернет челтәреннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә багышланган «Цифр дәресе» узды. ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский балаларга ничек итеп киберҗинаятьчеләр корбаны булмау һәм үзеңне киберһөҗүмнәрдән саклау турында сөйләде.

Бу шимбәдә, 20:30 сәгатьтә әйдәгез, барыбыз да планетабызны саклау максатыннан, бер генә сәгатькә булса да утны сүндереп торыйк.  Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган «Җир Сәгате» акциясе менә инде озак еллар дәвамында экология мәсьәләләренә битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә. Акциянең төп максаты – планетаның табигатенә һәм энергия ресурсларына сакчыл караш һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International