Игелекле эшләр экологиясе. Әлмәт укучылары экология проекты ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итте

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Әлмәт районының «Яшьләргә ярдәм итү үзәге» МБУ Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре һәм Әлмәт уку йортларының волонтер активистлары белән очрашу оештырды. Очрашу «Экология – проблемалар һәм чишелешләр» темасына үткәрелде һәм диалог формасында узды. Студентлар шәһәрнең пычрану дәрәҗәсен ачыклау өчен тикшеренүләр тәкъдим итте, экология юнәлешендәге фикерләүне формалаштыру буенча интерактив кушымталар өчен концепцияләр күрсәтте. Шулай ук активистлар «Добрые крышечки» дип аталган социаль эшкуарлык проекты турында сөйләде һәм тәкъдим итте. Укучылар эшкәртүгә җибәрү өчен пластмасса капкачлар җыю эшен оештырды. Җыелган акчага алар мөмкинлекләре чикле балаларга җиһазлар сатып алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International