Экологлар Тәтеш районында пычраткыч матдәләрнең агынты суларга күпләп чыгарылуын ачыклады

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Судан файдалану кагыйдәләрен бозу Үләмә елгасына пычранган агынты сулар агызуга сәбәпче була. Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары балык хуҗалыгы билгеләнешендәге сулыкта рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артып китүен терки. Судан файдаланучының оешма тәкъдим иткән кварталлык хисабыннан күренгәнчә, кислород, аммоний-ион һәм нефть продуктларыннан биологик файдалану буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артуы ачыклана.

Россия Федерациясенең Су кодексы таләпләрен бозган өчен вазифаи зат Административ хокук бозулар турында РФ колексының 8.14 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартыла. Хокук бозучыга 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International