«Җир сәгате» Татарстанда 15 мегаватт электр энергиясен эконмомияләргә ярдәм итә. Бу тулы бер бистәне яктыртырга җитә

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Республикасының теләгән һәр кешесе «Җир Сәгате» дип аталган экология акциясенә кушылды. Татарстанда акция барышында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы», Казан Ратушасы, Мэрия, министрлык һәм ведомство биналарының, шулай ук театр, дәүләт учреждениеләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләренең яктырткыч җайланмалары сүндерелде. Проектның максаты – табигатькә сакчыл караш формалаштыру, халык игътибарын планета ресурсларын дөрес куллануга һәм аларны экономияләүгә җәлеп итү. Акциядә ел саен 188 илдән 2 миллиардтан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәленең яктырткыч җайланмалары туктатылып тора. Акция ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды теләге белән мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International