Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Күлле-ким төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучыларына табигать һәм экологияне саклау турында сөйләде. Экология дәресе уен формасында узды. Җиденче сыйныф укучылары кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеше һәм кеше тормышында табигатьнең нинди роль уйнавы турында фикер алышты. Инспекторлар экологиянең халык сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында мәгълүмат җиткерде һәм табигать белән гармониядә яшәү буенча киңәшләр бирде. Аннан соң балалар экологик викторинада катнашты. Командаларга бүленеп, укучылар әйләнә-тирә дөнья турындагы сорауларга җавап бирде. Чара ахырында кызыклы викторинада катнашучыларның барысына да инспекторлар экология темасына караган махсус кулланмалар бүләк итте. Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр ярдәмендә балаларга экология буенча белемнәр бирергә һәм экологик культура формалаштырырга мөмкин.