ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстанда санитария-экология икеайлыгы башланды, аның төп максаты – торак пункт территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган чүплекләрдәг арындыру.  


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2023 елдан федераль бюджетка экология чараларыннан җыелган акчаның бер өлеше эшкәртелгән калдыклардан товарлар җитештерүче компанияләргә һәм шәхси эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Мондый карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанлылардан Министрлыкка законсыз кар ташлау урыннары турында иҗтимагый экология кабул итү бүлеге аша 115 хәбәр килә (2021 елда шундый 275 хәбәр кабул ителгән булган). 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казан дәүләт энергетика университеты Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең «Инженерлык экологиясе һәм хезмәт куркынычсызлыгы» кафедрасын тәмамлаучыларга экскурсия үткәрелде. 

1 апрельдән «Федераль милектәге су объектларыннан файдаланган өчен түләү ставкалары һәм федераль милектә булган су объектларыннан файдаланган өчен түләү ставкаларының I бүлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 26 декабрендәге 1509 номерлы РФ Хөкүмәте карарындагы үзгәрешләр үз көченә керә.

Кечкенәдән үк, ягъни мәктәпкәчә яшьтән үк экологик мәдәнияткә өйрәтергә кирәк. Безнең территориаль идарә белгечләре, балаларда табигатькә карата җаваплылык хисләре формалаштыру өчен, даими рәвештә экология дәресләре үткәрә.  

«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ («СИБУР» төркеменә керә) Европаның иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе булып санала һәм илебездәге синтетик каучук, пластик һәм этилен җитештерүчеләр арасында әйдәп баручы позицияне били.

Бүген киләчәк турында да, бүгенге көн турында да сөйләшербез, хәтта үткәнебезгә дә кайтырбыз. Бүген 19.45 һәм 22.45 сәгатьләрдә «Эфир» телеканалында «Чиста Татарстан» программасын карагыз. Без санитария-экология икеайлыгының башлануы турында сөйләрбез. Дөнья яхшырак якка үзгәрсен өчен нәрсәләр эшли алабыз – шуны искәртербез. Чөнки экология барыбызны да берләштерә!


29
март, 2022 ел
сишәмбе

 «Безнең төп максат – тулаем Республиканың, шул исәптән, һәр кешенең имин экологик киләчәген тәэмин итү. Бүген мин безнең кемнәр өчен эшләвебез һәм ведомствода кемнәрнең эшләве турында сөйләрмен», - дип башлады үз чыгышын экология һәм табигать ресурслары министры. Александр Шадриков, санитария-экология икеайлыгы – без башкара торган эшнең бер өлеше генә, дип билгеләп үтте.

1 апрельдә Татарстанда санитария-экология икеайлыгы башлана. Аның ничек узачагы һәм узган елгы нәтиҗәләре турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International