Экологлар Түбән Кама янында бензин ташу машинасы катнашында булган юл-транспорт һәлакәте урынында кар һәм туфрак пробаларын алды

2022 елның 27 марты, якшәмбе

Бүген иртәнге сәгать 9да Министрлыкның Кама Аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районының Көньяк трассасында һәлакәт булуы турында хәбәр килде.  Бензин ташу машинасы кюветка төшә, шуның нәтиҗәсендә ягулык түгелә. Инспекторлар экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге белән берлектә юл-транспорт һәлакәте урынына чыга.
Башка пробалар белән беррәттән, ягулык пробасы да алына. Авария нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Юл-транспорт һәлакәте урынына зыян күргән бензин ташу машинасындагы ягулыкны күчерү өчен ягулык салучы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International