ТР экология һәм табигать ресулары министры урынбасары Егор Тарнавский Нурлат укучылары өчен «Цифр дәресе» үткәрде. Ул киберкуркынычсызлык турында сөйләде

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Нурлат шәһәренең 3 номерлы мәктәбендә Интернет челтәреннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә багышланган «Цифр дәресе» узды. ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский балаларга ничек итеп киберҗинаятьчеләр корбаны булмау һәм үзеңне киберһөҗүмнәрдән саклау турында сөйләде. Укучылар белән әңгәмә вакытында, ул шәхси мәгълүматларны саклау мәсьәләләренә басым ясады һәм мәгълүматның дөреслеген тикшерергә чакырды. «Балалар бик актив, аларга әлеге темага бик кызыклы. Алар сорауларга теләп җавап бирә. Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында без мондый дәресләрне ай саен үткәрергә планлаштырабыз», - дип белдерде министр урынбасары.

Шулай ук, эш сәфәре кысаларында, Егор Тарнавский гражданнарны кабул итте, Нурлат районы халкы аңа үзләрен борчыган экология темасына караган сораулар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International